Элек һәм хәзер.

1930 елда партия, совет хөкүмәте күрсәтмәләре нигезендә волость һәм кантон формасындагы административ – территориаль бүленешләр бетерелеп, Актаныш, Такталачык, Семиостров, Иске Кормаш волостьларына кергән авыл Советларыннан 1930 елның 10 август 718 санлы “ Татарстан АССРның яңа административ бүленеше турында “ гы Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Актаныш районы дигән яңа берәмлек төзелә.

Район Советы башкарма комитетының беренче рәисе итеп Бикташев Сабирҗан сайлана.

Бу вакытта Пучы волосте Минзәлә районында кала,1935 елда гына үзәге Пучы булган Калинин исемендәге район төзелә. Аның составында Чуракай, Иске Байсар, Сәфәр, Яхшый, Олыимән, Әтәс, Күҗәкә авыл Советлары кергән.

1959 елның 12 октябрендә алар кабаттан бергә кушылып, район үзәге Актаныш булып кала.

 Революциягә кадәр 82 мөселман авылының 42 сендә 11 мәдрәсә һәм 53 мәктәп,тагын Мәчтидә, Пучыда, Яңа Әлемдә, Адайда, Мари Суыксуда рус – башкорт, татар, рус – мари мәктәпләре, Иске Байсарда рус сыйныфы эшләгән. Шулар өстенә һәр авылдагы мулла һәм абыстайлар балаларга беренчел белем, дин нигезләрен өйрәткәннәр.

 Актаныш төбге татар әдәбияиына рәсми танылган 35 язучы, шагыйрь, драматург бирде.

 Тыныч тормыштагы фидакарьлекләре өчен 4 райондашыбыз Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә иреште. 48 хезмәткәр – Ленин, 18е – Октябрь Революциясе, 137е – Хезмәт Кызыл Байрагы, 7се – Халыклар дуслыгы, 148е – “Почет билгесе”, 7се – Хезмәт Даны орденының II һәм 79ы III дәрәҗесе белән бүләкләнде.