Мәктәбем тарихы

1893 елга чаклы Иске Кормаш авылында уку-укыту эшләре авыл муллаларының өйләрендә алып барылган. 1893 елны Иске Кормашта Дәүләтъяров Хафиз (Казанда укыган) дигән мулла май заводы урынына мәдрәсә салдыра. Хафиз хәзрәт яхшы балта остасы булганлыктан, мәдрәсәне салганда үзе дә кулына балта тотып эшләгән.

   1893 елдан алып Иске Кормашта яшәүче ирләр 1910 елга кадәр классыз яңа салынган мәдрәсәдә укыганнар. Ә хатын-кызларны 1893-1917 елларда хәзрәтнең хатыны  үзенең өендә укыткан.

   Бөек Октябрь революциясенә кадәр Иске Кормаш авылында 114 кеше укый-яза белгән. Дәүләтъяров Хафизның мәдрәсәсе 1910 елдан алып 4 класслыга әйләнгән. 1910 елдан башлап Хафиз хәзрәт җә-дитчә (яңача) укыта башлаган. 1910 елга кадәр ирләр мәдрәсәдә укыган һәм язарга өйрәнгәннәр, ә хатын- кызларны язарга өйрәтмичә, бары тик укырга гына өйрәткәннәр.1910  елдан алып мәдрәсә эш коралларына, карталарга, китап-дәфтәр кебек әсбаплар белән тәэмин ителә. Аннан соң китпханәдә китап һәм газеталар булган. Бу вакытта китапханә китапларын, дәреслекләрне, газеталарны һәм каләмнәрне Дәүләтъяров Минзәләдән сатып алып кайткан. Башка җирдә  сатмаганнар.1910 елдан мәдрәсәдә шигырьләр ятлау һәм сөйләү, хор белән шигырь уку башланган. Мәдрәсәдән кайтканда урамда хатын-кызлар шигырьне хор белән кычкырып әйтеп кайтканнар. Авылның дингә чумган картлары: “Хафиз хәзрәтне Иске Кормаштан куарга кирәк, чөнки ул татарларга шигырь сөйләтеп рус итәчәк” – дигәннәр.

   Шулай итеп, 1914 елны беренче тапкыр 4 нче классны бетерүчеләргә таныклык (шиһадатнамә) бирелгән. Бу вакытта укучыларның белемнәре 5 баллы системада бәяләнгән. 1917 елга кадәр уку-укыту эшләре шушы тәртиптә дәвам иткән. 1917 елга кадәр бу авылда теләгән кешеләр, дөресрәге, бай кешеләр хәлфәгә акча түләп мәдрәсәдә укыганнар. Ярлылар мәктәптә укый алмаганнар. Наданлыкны бетерү бары тик, 1917 елдан соң гына башланган.

   Минзәлә мәгариф бүлеге 1917 елны Сарбулатов Габдулла дигән кешене Иске Кормашка укытучы итеп билгеләгән. Ул махсус программа, план һәм күрсәтмә материаллар белән укыту эшен оештыра.

   1918 елны Дәүләтъяров Мидхәт һәм аның хатыны Гөлсем укытучы булып кайтканнар Гөлсем беренче хатын-кыз укытучы була. Ул укучыларны биергә, җырларга, танцыга, мондалинода уйнарга һәм теартр куярга өйрәткән. Дәүләтъяров укучыларга белем бирүдә тырыш хезмәтен куйган. Дәүләтъяровлар хезмәткә карата игътибарлы булганнар (кулдан ясалган кошлар һ.б. әйберләр булган). 1926 елда Минзәлә мәгариф бүлеге аларны башка җиргә укытырга җибәргән.

     1918-20 елларда Дәүләтъяровлар белән бергә күренекле татар драматургы Риза Ишморат та укыта. Әмма 1921 ел ачлыгы бу укытучыларны төрлесен-төрле якка тарата. Күп кенә укучылар ачтан үлә. 1921 елда Зарипов Таһир укытучы булып килгән. Үзен гади, җыйнак тоткан, киң белемле кеше булган. Мәктәптә гомуми туклану өчен ашханә оештырган. Авыр еллар үтеп киткәч, Кормаш мәктәбе яңадан җанлана, Дәүләтъяровлвр яңадан авылга кайталар. Бу чорда башлангыч мәктәптә дә фәннәрне аерым укытучылар укыталар. Мәктәптә кул эше, драма, хор түгәрәкләре эшли.

   1921 елда авыл китапханәсе оештырылган. Китапханәдә китаплар, газеталар шактый күп булган. Анда Сәфәргалин Әхәт эшләгән. Бу вакытта “Крестьян”, соңыннан “Игенче”, “Эшче” газеталары бул-ган. Ул вакытта авылда бер генә кеше - Мусин Әхмәтсафа гына газета алып укыган.

    1922 елда комсомол ячейкасы төзелә. Иске Кормаш мәктәбе волость күләмендә алдынгы мәктәпләрнең берсенә әверелә.

   1931 елларны авылдагы надан кешеләрне белемле итү өчен көрәш тагын да көчәя. Авыл укытучыларыннан Сайманова Гыйльмия, Галиева Нәҗибәләр кичке мәктәптә зур яшьтәге ирләрне укытканнар. Иске Кормаш авылын 5 кисәккә бүлгәннәр. Һәрбер урамда укыту өчен йорт сайлап алганнар. Наданлыкны бетерүдә Әбләев (башлангыч мәктәп укытучысы), Закирова Мәхтүмә (агроном, КПСС члены), Давытова Мөслимә, Мирзанитов Мирсаяф һәм Мөхәммәтшин Салихлар тырышып эшләп, 1936 елда соңгы группаны “таныклык” биреп озаталар. Яхшы укучыларны акча белән бүләклиләр.

   1933 елны башлангыч мәктәп салына. Моңа чаклы парталарга утырып уку булмаган. Тик шушы мәктәп ачылгач кына башланган. 1935 елны Иске Кормашта җидееллык мәктәп ачыла. 1958 елны мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә.

   Иске Кормаш башлангыч мәктәбендә белем алып тырышып эшләүчеләр булган. Дәүләтъяров Мизхәт, Тимиров Харис, Тимирова Ханҗәрәләрне югары мәктәптә беренче булып укыганнары өчен бүләкләгәннәр. Тырышып эшләүчеләрдән: Ждановлар, Сәфәргалин Нурлый, Булатов Шаһит, Тимиров Әхмәт, Саматов Зыя, Агумов Баян, Басыйров Шәрип, Вәлиев Салих, Вәлиев Фатих, Хафизов Әзһәм, Хафизов Фатих, Кимаев Кашиф, Маликова Сания, Каримов һәм Уразаев Әюпләр булган.

1976 елда сигезьеллык мәктәп базасында урта мәктәп эшли башлый.Иске Кормаш җидееллык мәктәбенең беренче директоры Һади Уразаев була.Ул - шәхес культы корбаны. Аннан соңгы елларда түбәндәге иптәшләр мәктәп директоры булып эшлиләр:

1.Гарипов Сафа Гарипович                   1938-40 еллар

2.Ситдикова                                            1940-46 еллар

3.Уразаев Әюп                                        1946-53 еллар

4.Әхмәдиев Ишим                                  1953-56 еллар

5.Латыйпов Зәгърәф Салихович           1956-58 еллар

6.Якубов Хәй Якубович                         1958-60 еллар

7.Салихов Мәкъсүд Салихович             1960-74 еллар

8.Борһанов Дилфат Гафурович              1974-75 еллар

9.Каһиров Линиф Вәкилович                 1975-2000 еллар

10.Әхмәтҗанов Илдар Гарифҗанович    2000-2005 еллар

11.Латыйпова Рәмзия Мирзасалиховна  2005-

       Урта мәктәп ачылгач, белем бирү белән бергә профориентация бирүгә шактый игътибар ителә. Мәктәпне тәмамлаучылар механизатор яки терлекче-оператор документлары алалар.1975 елда урта мәктәп үзенең беренче чыгарылышын бирә:мәктәпне 82 кеше тәмамлый.

Авылда урта мәктәп ачылса да, укыту-материаль база көн таләпләренә туры килми.Укыту агачтан яраклаштырып ясалган 9 бинада 2 сменада алып барыла. Укучылар саны күп була. 1974-75 уку елында - 629, ә 1975-76 уку елында 615 бала белем ала. Ул елларда мәктәпкә Иске Кормаш авыл советына караган авыллардан тыш Җияш, Бикчәнтәй, Чирү, Яңа Кормаш авылларыннан да укучылар киләләр. Мәктәп интернатында 90-100 бала яши (иске клуб бинасы).Җидееллык мәктәп ачылганнан бүгенге көнгә кадәр (2006) Иске Кормаш мәктәбен барысы 2104 кеше тәмамлый. Мәктәп дирекциясе, «Үрнәк» колхозы идарәсе 1977-1978 нче елларда яңа мәктәп салу өчен документлар эшләтә башлый. 1980 нче елга 464 урынлы мәктәп проекты әзер була¸ ә төзелеш эшләре 1981 нче елның 17 нче август көнне башлана. Бу эшләрдә башлап йөрүче тынгысыз кеше¸ 1975 нче елдан мәктәп директоры булып эшләгән Каһиров Линиф Вәкил улы була. Мәктәп 1985 нче елда төзелеп бетә һәм шул елның 11 нче ноябрендә үзенең беренче укучыларын кабул итә.  Мәктәбебез   филиалларга  бик  бай:  4  башлангыч  мәктәп,   2  балалар  бакчасын  берләштерә.

       Бүгенге  көндә  мәктәбебездә  88  бала  белем  ала.  Аларга  15  укытучы  белем  һәм  тәрбия  бирә.

       Иске Балтач авылының беренче укытучылары Жданов Зыя, Латыйпов Хәким була. Бу мәктәпкә башка укучылар килеп укыйлар. Яңадан Хәнифә һәм Хәй Гыйззатуллиннар укыта. 1927 елда типовой мәктәп салына. 1933 елда ШКМ итеп үзгәртелә. Аның беренче директоры Шакир Әхмәтҗанов була. Аннары Зыя Саматов эшли. ШКМ авыл хуҗалыгы өчен белемле кешеләрне әзерләүне бурыч итеп куя. Аның каршында хисапчылар әзерләү курсы эшләгән. 1935 елда ШКМ беренче чыгарылышын бирә. Алар арасында укытучылар Нәҗмиев Мулланур, Хәбибуллина Фазыйла, Әхтәмова Фәридә, колхоз рәисе Төхфәтуллин Тәкый, зоотехник Борангулов Нурлыгаян һ.б.лар  бар.1937 елда ШКМ башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә һәм анда Әхтәмова Ф., Фазлыева С., Нуретдинова Д., Хәлимова Л., Әхмәдиева В., Төхфәтуллина Г., Әскарова М., Кәримова Л., Салихова Г., Мәкъсүто-ва З. укытуны дәвам иттеләр.

   Яңа Балтач  авылында 1933 елда беренче ике класслы мәктәп ачыла һәм аның беренче укытучысы Газиз Бәширов була. 1936 елда укытучы һәм мәктәп мөдире булып Әхкам Мостафин килә. Ул укыту өлкәсендәге югары хезмәте өчен 1940 елда “РСФСРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә ия  һәм  Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.Башлангыч мәктәптә Фазлыева С., Лотфуллина Ф., Әхмәдишина Х.,Галиева З., Мостафина З., Нуретдинова Д., Хөснетдинова В.эшләде һәм эшли.

     Шәбезбаш авылында беренче мәктәп 1926 елда крестьян Сәйфетдинов йортында ачылган. Беренче укытучы Вәлиев Фәрхетдин була. 1929 елда мәктәп бинасына күчерелгәч, 1931 елда яңадан аерым йортка күчерелә. Авылда зурларны укырга-язарга өйрәтүдә Иске Кормаш авылыннан килеп эшләүче Фәттахов Фәррах күп хезмәт куя.Яңа мәктәп бинасы 1932 елда салына. Аны салдыруда шул вакыттагы укытучы Галинның хезмәте күп була. 1945 елдан башлап Шәбезбаш башлангыч мәктәбендә Нурымова Кәнделхая эшли. Яңадан Саматова К., Фәррахова А., Солтанова М. эшли.

    Кыркаентүбә авылында мәктәп 1926 елда ачыла. Мәктәп Гыйльфан исемле кеше йортында була. Абдуллин  Шәрип исемле укытучы укыта. 1927 елда икенче укытучы - аның тормыш иптәше Нур да эшли башлый. Көндез балаларга белем бирсәләр, кичләрен зурларны укырга-язарга өйрәтәләр. Авылда наданлыкны бетерүдә Иске Кормаш авылыннан Суксу волисполкомы тарафыннан шул эшкә билге-ләнеп җибәрелгән Даутов Шәмси  дә бик күп хезмәт куя (1928-39 ел).

1928 елда мәктәп авылдан кулак дип сөрелгән Баһаветдинов йортына күчә. Соңыннан шуның янына аның улы Сәләхнең дә йортын өстәп, мәктәп бинасы итеп салалар. Монда шул вакыттагы укытучы Сәфәргалиевның хезмәте зур була. Бу бина 1959 елга кадәр мәктәп итеп файдаланыла. 1959 елның җәендә сүтелеп, яңадан салына.1935-38 елларда мәктәптә укытучы булып Хисматуллина Җәмилә эшли. Ул мәктәпне күргәзмә әсбаплпр белән баету, хуҗалыгын ныгыту һәм укучыларга ныклы белем бирүдә бик тырышып эшли.1956 елдан башлап мәктәптә укытучы булып Хабибуллина Фазыйла һәм бераз соңрак Гыйльмуллина Мәймүнә эшлиләр. Яңадан Мәрданова И., Фәхертдинова Л, Латыйпова Д, Латыйпова Г., Ялалова Р, Мирзанурова Г., Зарипова Л. эшли .