Күренекле мөгаллимнәр.

 

 Азат Шәрип улы Латыйпов игенче гаиләсендә туа.1943 елда туган авылы мәктәбен тәмамлауга илебезне саклпрга кулына корал ала. 1946 елда, тыныч хезмәткә кабат әйләнеп кайткач, район-социаль тәэминат бүлегендә 3 ел инспектор була.

   Аны укыту тарта,шул теләк 1951 елда Казан укытучылар институтын ( соңнан читтән торып Казан дәуләт пединститутын) тәмамларга этәрә.Шул игелекле хезмәте белән никадәр математика һәм физика укытучылары өчен юнәлеш бирә, аларга хезмәтләрендә урын табуда булыша. Соңгы коненә кадәр шәкертләренең хезмәте, тормышы белән танышып акыллы киңәшләрен биреп тора. Яу кырындагы каһарманлыгы дистәләрчә медальләр, || дәрәҗә Ватан сугышы ордены халык мәгарифен үстерүдәге намуслы хезмәте өчен “Почет бигесе” ордены, СССР халык мәгарифе отличнигы билгесе белән бәяләнә.

   Тормыш иптәше - Мәсгудә Шаһрам кызы Латыйпова Башкортыстанның Чакмагыш районы (Кайчы Елга) авылында ишле колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе яуга китә, әнисе җиде бала белән кала. Олы кызы урта мәктәп тәмамлап укыта бышлый, икенчесе әнисе белән эшкә йөри. Мәсгудә эне - сеңелләрен карап, ике елга укуын өзеп тора.

   Урта мәктәптән срң Бөгелмә укыткчылар институтына укырга керә. Диплом алгач юллама буенча Актанышка эшкэ җибәрелә.1952 елнын июленэ кадәр урта мәктәптә математика укыта, узенә алмашка күп сәләтле шәкертләр әзерли. Үзе дә белемен күтәрә.Казан дәүләт пединститутын читтән торып тәмамлый.

   “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, РСФСРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек була.