Кара алтын хуҗалары!

Актаныштагы нефть ятмалары 1963 елны 54 номерлы, җирлегебездәге тәүге скважиналарның берсе белән тәгәенләнә. Әлеге скважина бүгенге көндә тарихка кереп калган, нефтьчеләребезнең горурлыгы. Хәер, бер аларның гына да түгел. Ул район җирлегенә яңа сулыш өреп, яңа сәнәгать тармагына нигез салды, җирлегебезнең икътисадый үсешенә, иминлегенә ышаныч бүләк итте. Дөрес, тарихка кереп калса да, ул бүгенге көндә дә файдалануда. Нефтьчеләр үзләре дә: “Күз генә тимәсен, инде 12 ел төзекләндерүсез хезмәт куя”,- дип сөенечләрен яшермиләр. Көнме-төнме, язмы-кышмы – һәрвакыт хәрәкәттә булган механизмнар өчен бу чын мәгънәсендә батырлык.

     Актаныштагы нефть чыганагы 1995 елдан алып 2005 елга кадәр “Татнефтҗ” ачык акционерлык җәмгыятенең НГДУ “Азнакайнефть” компаниясе тарафыннан эшкәртелә. 2005 елда бу табигать байлыгы белән файдалану хокукы “Татнефть – МНКТ”га, ягъни Татарстанның кече нефть компаниясе дип үзгәртелә. Агымдагы елда оешма үзенең кечкенә генә булса да, әмма тулы хокуклы юбилеен каршы ала. Шунысын да әйтеп китү мөһим, оема елдан-ел җир маен алу күләмен зурайтып үз максатларына ирешеп килә. 2008 елда гына 124,19 мең тонна нефть чыгарылган, план 100,1 процентка үтәлгән. 2009 елда аның күләме 119,800 мең тонна тәшкил итә. “Шунысы кызганыч, нефтьтә елдан- ел су күләме арта, шуңа да яулап алганбиеклекләрне югалтмас өчен параллелҗ рәвештә яңа эзләнүләр алып барабыз, шулай ук иске скваңиналарның да капиталҗ төзекләндерүен тиешле дәрәҗәдә башкарачакбыз”,- ди, оешманың баш геолыгы Салават Шәрифуллин. Әмма шул ук вакытта нефть чыгаруны билгеле бер коэффициентыннан да арттыру ярамый.Аяк астында яткан табигать байлыгының 39 проөентыннан гына файдалану зарур. Бүгенге көндә компания карамагында 90 скважина бар. Ел башыннан тагын берничә нефть чыганагы билгеләнгән һәм аларны эшкәртү буенча эш бара.

     Беренче, икенче базалар, ДНС-1, ДНС-2, Әгъбәстәге СП-1 оешманың зур объектларыннан санала. Биредә 90 кеше хезмәт куя. Аларның кулларыннан алтын тама дип әйтсәк тә бу чын мәгънәсендә хак сүзләрдер. Чөнки кемне генә алма – ул үз өлкәсендә генә түгел, ә башка хезмәт буенча да алтын куллы кеше. Җирлегебездәге Татарстанның кече нефть компаниясе бу чын мәгнәсендә районда үрнәк оешмаларның берсе булып тора. Биредә әлбәттә компанмянең генераль директорының Актаныш участогы буенча урынбасары Феликс Шәех улы Фәрдиевнең хезмәте зур. Кешенең мөмкинлеген, ихтыяҗ көчен, эшкә сәләтен ерактан күрә ул. Әмма, билгеле, кеше нинди генә хезмәтне башкармасын техника заманында ансыз хәрәкәтне, аеруча нефтьчеләрне күз алдына китереп булмый. Шуңа да оешманың матди-техник базасы да елдан-ел ныгый бара. Барлыгы 43 төр машина-трактор хәрәкәттә. Аларда 25 кеше хезмәт куя, шуның 6сы төрле вазифа башкаручы корыч атларны иярли. Әлеге коллектив белән автотранспорт буенча механик Нил Камалов һәм Ленер Шәйхразыев җитәкчелек итә. Аларның төп вазифасы запас частьләр белән тәэмин итеп, шоферларның, механизаторларның, цех эшчеләренең гозерләрен үтәү. Хәер, җор теллеге, тырышлыгы, ачык йозе аркасында бу хезмәт Нил абыйга җиңел биреләдер. Хәзинә табылган җиргә сәясәт кылганда да аның хезмәте алыштыргысыз булды. Һәркем белән таныштырып, һәр эшнең әһәмиятен аңлатты ул.

   Аның карамагында хезмәт куйган Илдус Миннемөхәммәтов хакында да һәркем бары тик яхшы яктан гына сөйли. Үрнәк гаилә башлыгы, эшкә чын күңел биреп башкарган Илдус көн-төн армый-талмый Әгүбәстән КамАЗ белән ДНС-1гә нефть ташый.