Ерак  еллар авазы:

Әйе, безнең авылыбыз да Тукай тасвирлавына туры килә. Үз авылын кем генә яратмый,кем генә мактамый, аныңматурлыгына, үсүенә, зураюына сокланмый, аны үстерү, матурлау, тарихын ачу белән кызыксынмый икән! Һәркем соклана, ярата, кызыксына. Авылыбыз исеме – Яңа Богады. Ә каян бирелгән соң аңа бу исем? Авылыбызга кем исем биргән, кем нигез салган ?!

Яңа Богады авылы  Башкортостандагы “Каңгы Богадысы” дигән авылдан килеп чыккан. Бу авылда ике бертуган ир балалар яшәгән. Бервакыт боларның әниләре кайдадыр бик кыйммәтле  әйбер табып алып кайта. Әниләре кече улын ярата төшә, шуңа күрә әйберләрне кече улына бирә. Олы улы шуңа күрә үпкәли хәм “Каңгы Богады”сыннан чыгып китә. Ул агач кисеп сал ясый да, Караидел буйлап Агыйдел елгасына төшә. Бу кешенең исеме Мөмешмехәммәт була. Сал белән агып Бурсык авылы тирәсенә килеп туктый. Аннан Шәбез елгасы буйлап, җәяүләп китә.Ул Такталачык авылы урнашкан җирне узып китә. Ул елгадан йомычка агып килгәнне күрә хәм монда кешеләр бардыр дигән уй белән, шушы (хәзерге) Гәрәй авылына җәяүләп китә. Анда бераз ял итә. Вакыт узу белән шушы авылда яшәп кала. Авылдагы Гәрәй байның кызына өйләнә. Гәрәй бай хәзерге Иске Богады, Яңа Богады авылы урнашкан җирне биләгән була. Мөмешмехәммәт үз гаиләсе белән Иске Богады авылына күчә, ләкин бу җирдә яшәү өчен шартлар җитәрлек булмый. Бу авылга килгәч үз авылының “Каңгы” сүзен төшереп калдырып, Богады гына дип атый. Авылның исеме шул сүздән алынган. Беренче урынны Иске Богады авылы дип атыйлар, ә яңа күчкән урынны- Яңа Богады авылы дип атыйлар. Яңа Богады авылыннан 1905 елда берничә хуҗалык Минзәлә районына күчеп китә һәм бу авылны күчкән Богады яки Киченарат авылы дип атап йортә башлыйлар. 1928 елда шушы ук Богадыдан “Югары Богады”авылы күчеп утыра. Яңа Богады авылын халык телендә шул Башкотрстаннан күчеп килгәнгә күрә булса кирәк, “башкортлар” дип йортә.

 

Галимова АйсылуРасиховна (Богады авылы кызы)