Һәр кешенең дә туган ягы, туган иле, Ватаны бар. Кеше үз Ватанын яратырга, аңа тугрылыклы хезмәт итәргә тиеш. Ватаныбыз өчен гомерләрен дә бирергә әзер булган, аңа яшьлекләренең иә гүзәл елларын бүләк иткән күркәм затлар безнең җирлегебездә дә бик күп. Аларны без 11 декабрь көнне мәктәптә “Ватан көне” нә багышланган кичәгә чакырдык. 1-4 класслар сугыштан соңгы авыр чор турында күбрәк белү өчен хезмәт ветераны Әслах абый һәм Шәйхелисламова Халидә апа белән очраштылар. 5-9 класс укучылары, үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, “Хезмәтем – Ватаным һәм киләчәгем өчен” дигән тема астында Фазлыева Миңлегөл һәм Сәмигуллина Гөлсем апалара белән фикер алыштылар. Ленин ордены кавалеры Кәшбразыева Тәхия апа 10 класс укучыларынаилгә Җиңү көнен якынайтуда тылдагы хезмәтнең искиткеч зур дәрәҗәдә өлеш керткәнен сөйләде. Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт абый Шәемов тормыш иптәше Әнисә апа белән килгән иде. Алар 11 класс укучыларына үз башларыннан кичкәнне, сугыш елларының авырлыкларын сөйләделәр. Ветераннарыбыз җирлегебездәге авылларның, мәктәп тарихы турында презентация карадылар, мәктәбебезнең “Туган як” музеенда булдылар. Соңыннан кунакларыбыз чәй табыны артында “Бер очрашу – үзе бер гомер” дип аталган, укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт программасын карадылар, үткән авыр яшьлек елларын күз яше аша искә алдылар. Шулай ук шул ук көнне Иске Солтангол башлангыч мәктәбендә дә Бөек Ватан  сугышы ветераны Саматов Гайнетдин абый һәм аның тормыш иптәше ветеран Кайнәт апа белән очрашу кичәсе үтте. Алар укучыларга үз тормышлары, дошманның явызлыклары, Җиңүнең нинди зур авырлыклар  аша килүе турында сөйлзделәр, укучыларның җыр-биюләрен карап, куаныч алдылар.

Без бу ветераннарыбыз белән очрашуда үзебезнең нинди рәхәт, тыныч, күңелле чорда яшәвебезне, хезмәт сөяргә һәм тырышып белем алырга кирәклеген аңладык. Шуңа күрә мондый очрашу кичәләре ешрак булсын иде.