Рәссам Булат Гильванов.
 
Вахит Имамов.
 
Асаф Валиев.
 
Халкыбызның моңлы сандугачы Әлфия Авзалова һәм президентыбыз Минтимер Шәймиев.
 
                       Минтимер Шәймиев
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
М.Ш.Шәймиевнең бабасы - Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы - Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).
1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
 1969-1983 елларда - ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
1985-1989 елларда - ТАССР Министрлар Советы Рәисе.
1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзасы.
2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000-2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы). 
2001 елның 1 декабреннән "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше.
ТР Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте. 
2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
2010 елның апреленнән “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Дәүләт бүләкләре:
Ленин ордены (1966 ел)
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971 ел)
Октябрь Революциясе ордены (1976 ел)
Халыклар дуслыгы ордены (1987 ел)
II нче дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары  өчен" Ордены (1997 ел)
I нче дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" Ордены (2007 ел) 
III нче дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" Ордены (2010 ел) 
"Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" Ордены (2010 ел) 
Медальләр
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (1997 ел, 2007 ел, 2008 ел)
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2008 ел).