Актанышка-300, район төзелүгә 80 ел.

 26 август...Һәр җирдә тантана, бәйрәм. Район Советы бинасы алдырда авыл җирлекләре урын алган. Һәр капка җирле халыкнын яшәү үзенчәлеген чагылдыра. Ял паркында мәдәният хезмәткәрләре тарихи борылышлардагы мөһим вакыйгаларны театральләштерелгән эпизодлар аша чагылдыра. Шунда ук оешма-предприятиеләрнең үткәне-бүгенгесе махсус стендларда чагылыш тапкан. Базар мәйданчыгында авыл хуҗалыгындагы казанышлардан күргәзмә. Игелек үзәге каршындагы мәйданчыкта мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе гөрли. Янәшәдә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе дәвам итә. Һәр җирдә халык. Тарихи бәйрәмнең истәлекле мизгелләрен күреп, күзәтеп калырга телиләр. Бәйрәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация катнашында сәләтле балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү “Бүләк” лагерен ачудан башланып китте. Ел дәвамында эшләячәк лагерьда балалар Татарстан югары уку йортлары белән элемтәдә торып укыячак. -Мондый биналарны заманча югарылыкта, фән казанышларын кулланып төзү, хыялны чынбарлык итү өчен көчле эрудицияле җитәкче, көчле оештыручы булу һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән Казан тирәсендә сәләтле балалар өчен үзәк төзү турында сөйләшәбез. Баксаң, Актанышта әлеге система инде әзер. Уйлап торасы да юк, район тәҗрибәсен башкалада да кулланныйк,-диде Премьер министр сокланып. Капиталь төзекләндерүдән соң ачылган район үзәк хастаханәсе каршына килеп җиткәч, Илдар Халиков туктап ук калды. “Ялтырап тора, керергә дә куркыныч”, -диде ремонтның сыйфатлы булуына басым ясап. Баш табибка да сорауларны һөнәриюгарылыктан бирде ул. Татарстан сәламәтлек саклау министры айрат Фәррахов белән һәр җавапны республика күрсәткечләре, сәламәтлек саклауда кулланылган яңарышлар белән чагыштырып, анализлап та бардылар. -Актаныш гербын сурәтләгән келәмгә сокланып фотога төшеп, “Океан” кибетен ачуда катнашканнан соң, җигүле атка утырып үзәк мәйданчыкка юл алды ул. Авыл җирлекләренең күргәзмәлекләре белән танышып мари дусларның милли җырларын тыңлаганнан соң, мәдәният хезмәткәрләренең тарихи мизгелләрне гәүдәләндергән чыгышларын тыңлап тетрәнде. Оста сәнгатькәрләребез күңел түренә үтеп керерлек оста уйныйлар шул! Мәһабәт мәдәният сараен капиталь төзекләндерүдән соң ачу да тантаналы узды. Дуслык солыхы төзелгәннән соң, эчкә-ЗАГС бүлмәсенә.