Авыл хуҗалыгы

 

Актаныш төбәгендә халык элек-электән мал асрап, иген игеп көн күргән. Кантоннар һәм волостьлар чорында, 1920-1930 еларда җирлектә өч – машина, дүрт – чәчу ширкәте, бер сөт әртиле булуы мәгълүм. Терлекчелек тармагында бер – атчылык белән шөгыльләнгән, дүрт – угез асрау, ике – дуңгызчылык, дүрт – сарыкчылык һәм алты йорт куяннары асрау әртилләре ңә уңышлы эшләп килгән. Авылда һәрдаим атналык ярминкәләр үткәрелгән. Печән кабул итү пункты, ашлык киптергече булуы да тарихи язмалардан мәгүлүм. Колхозлаштыру чорында күмәк хуҗалык оешып яңа “Үзәк” исеме бирелә. Еллар дәвамында аңа шулай ук Чөгәнәдәге “ Ирек” һәм “ Кызыл Йолдыз” хуҗалыклары, ә 1958 елның апрелендә Актанышбаш, Ирмәш, Әҗәкүлне берләштергән “Урал” хуҗалыгы да кушыла. Баштагы чорда күмәк хуҗалыкның 4496 гектар җире булса, икенче кат эреләндерелгән мәйданы 7145 гектарга кадәр җитүе мәгүлүм. Алар, бугенге көндә исеме “Үзәк”тән “Нива”га үзгәртелгән хуңалыкның нигезен тәшкил итә.

Районның авыл хуҗалыгы елдан-ел яңарышлар кичерә. Бүгенге көндз район хуҗалык җирлэренең гомуми мәйданы 100667 гектары сөрем җирләр.

Район мәгезле эре терлек буенча буренче дуртлектә үз лаеклы урынын били. 29400 баш эре терлек бар, шунын 7520се савым сыерлары. Хуҗалыкларда шулай ук 12000 дуңгыз асрала. Атларның саны буенча җөмһүриятебездә алдагы урыннарны яулап торабыз, 1300дән артык ат бар. Игенчелек буенча күрсәткечләребез дә начар тугел. Бүгенге көндә 50 мең тоннадан артык тулаем җыеп алуга ирештек. Корылык нәтиҗәсендә шактый гына басулар терлек азыгына салынды, шулай ук бозып чәчелгәннәре дә уңышы белән сөенднрмәде.

2010 ел тарихка авыл хуҗалыгы өчен иң сынаулы елларның берсе буларак уелып калачак.